«Беслан: «Фәрештәләр шәһәре»: хәтер кичәсе (16+)

2 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте укучылары өчен «Беслан: «Фәрештәләр шәһәре» дигән хәтер кичәсе узды. 

Беслан..
IMG_1866
IMG_1858
IMG_1907
IMG_1891
IMG_1897

Чарада катнашучылар бу көнне 18 ел элек Төньяк Осетиядә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде. Китапханәче Беслан мәктәбендә өч көн буена барган вакыйгалар турында сөйләде. Рәхимсезлеге белән тиңнәр булмаган теракт нәтиҗәсендә 186 бала һәлак була. Беслан теракты вакытында исән калучыларның берсе Алина Гулдаеваның хатирәләреннән торган кадрлар беркемне дә битараф калдыра алмады. Террорчыларга каршы көрәшкән махсус билгеләнештәге гаскәр сугышчылары батырлыгы турында балалар «10 герой» видеоматериалыннан белде. Тематик китап күргәзмәсендә 2004 елның 1-3 сентябрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган вакытлы матбугат басмасы мәкаләләре тәкъдим ителде.  
Чара азагында катнашучылар Беслан шәһәрендәге теракт вакытында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Башка шундый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, Беслан вакыйгаларын хәтердә саклау мөһим.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: